Гөлназ Әхмәдиева: «Илһам көтмим, әмма төнне көтәм»

Сәләтле яшьләребез күп, шөкер. Иҗатта, укуда, интернет тормышында да файдалы, кызыклы булырга тырыша алар. Шундыйларның берсе – Гөлназ Әхмәдиева. Гел елмаеп кына торган кыз белән якыннанрак танышыйк әле.

– Бик иҗади кыз буларак беләм сине, Гөлназ. Кайчан шигырьләр яза башладың? Тәүлекнең кайсы вакытында иҗат итү сиңа рәхәтрәк?

Бик күптәннән йоккан чир инде бу. Башлангыч мәктәптә укыган чагымда ук шигъри тәлгәшләр бөреләнеп килә иде инде. Әти-әнигә, туган ягыма, укытучыма, дусларга багышлап язылган шигырьләр әле дә «исән». Ничектер аеруча кадерле алар миңа! Шигырь яза башлавымның төп сәбәбе үземнең дә шигырьләр укырга яратуым булгандыр. Балачакта шагыйрә Йолдыз Шәрапованың укылмаган шигыре калмый иде, ятлап ук бетерә идем. Төн – иҗатның мәтәлчек аткан чоры гына түгел, хисләрнең урыныннан кубып, шигъри, я булмаса хикәя рәвешенә күчүе. Яза белмим мин көндез! Илһам көтмим, әмма төнне көтәм. Иҗат итәр өчен ниндидер шартларым да, билгеле бер таләпләрем дә юк.

— Киләчәктә журналист булу теләгең дә бар, ахры. Яраткан журналистларың бармы?

— Төгәл җавап бирә алмыйм. Журналистика мине нык кызыксындыра. Нык кызыктыра! Татар газета-журналларыннан мин укымаганнары, мин күзәтмәгәннәре сирәктер. Барысы белән дә азмы-күпме танышып барырга, артта калмаска тырышам. Үзем дә язгалыйм. «Ялкын» журналы, «Көмеш кыңгырау» газетасы белән хезмәттәшлек итәм. Язарга да, сөйләргә дә бик яратам. Татар журналистларыннан Марат Кәбиров белән Гөлназ Сәфәрованы аерым атар идем. Үзләренә җәлеп итү көче бар аларда, башкалардан аерыла белү сәләте бар.

— Бүген сине нәрсә борчый?

— Экзаменнар борчый. Унынчы сыйныфта гына укысам да, өстемдә зур бер йөк булып торган имтиханнар мәсьәләсе инде шактый уйландыра.

— Блогер да бит әле син. Күптән түгел конкурста җиңү дә яуладың. Блогер булу, үз аудиториясе турында хыялланган кешеләргә нинди киңәшләр бирер идең?

— Башта кеше үзе өчен билгеләсен иде: кирәкме бу аңа, юкмы? Ә ни өчен кирәк? Барыннан да элек ихтыяр көчен булдыру һәм беркайчан да бирешмәү кирәк. Җиңел булмаячак. Бигрәк тә әлеге эшчәнлекнең башлангычында сезне аңламаучылар күп булыр. Әти-әниегез, иптәшләрегез, дусларыгыз, туганнар тарафыннан кырын караш сизү – гадәти күренеш. Шуңа беркайчан да бирешмәгез! Блогерда креативлык аңкып торырга тиеш. Үзенең һәр хәрәкәте, һәр сүзе һәм үз-үзен тотышы белән караучыны йотып ала белгән кешене генә карау рәхәт бит. Әлбәттә, монда инде үз образыңны булдыру да нык мөһим. Нәрсә сөйләгәнеңне, ни эшләгәнеңне белеп төшерергә кирәк. Онытмыйк: блогерга ясалмалык килешми.

— Гөлназ, бер сүз белән үзеңне тасвирла әле.

— Хамелеон!

 

ЛАБИРИНТ

Төн иңә. Мең шәһәр утыннан алҗыган,

Чал тарих юлыннан язылган ихлас төн!..

Син куган самими рәхәтлек бер түгел,

Күп түгел, аз түгел – бербөтен.

Һәм төтен исеннән туеп бер суларбыз

Ай сузган чалымны, кояшның җылысын.

Сөйләсен җил безгә тарихи әкият

Һәм еллар дәвамы җыелган кыйссасын.

Чапма да! Һәрьяклап чик монда һәм кысан:

Кысалар кысарлар ирегең чикләрен.

Үтенәм, юлыңны каян да эзләп тап,

Ә мин соң бу төнгә ничек тә түзәрмен…

 

Гөлназ Әхмәдиева 2004 елның 6 октябрендә Балтач районы Көшкәтбаш авылында туган.

Гөлназ быел «Блогер.Татар» бәйгесендә «Иҗади һөнәрләр» номинациясендә җиңү яулады.

Шигырьләр яза, иҗади бәйгеләрдә актив катнаша, «ТикТок»та 19 меңнән артык язылучысы бар.

 

Әңгәмәдәш – Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү