Татарстанда яшәүче “Что? Где? Когда?” тапшыруына сорау юллап 100 мең сум акча откан

Чаллы шәһәрендә яшәүче Камал Хафизов “Что? Где? Когда?” телевизон викторинада белгечләрдән 100 мең сум акча откан.

Кагыйдә буенча, ул суперблиц өчен өч сорау әзерли. Борис Белозеров командасы исә “Ни өчен Эквадорда макарон төргәгендә аны әзерләү өчен төрле вакыт күрсәтелгән? Берсендә – 8, икенчеләрендә – 10?” дигән сорауга җавап таба алмый. “Акыллы башлар” аңа җавапны 20 минут эзләгән. Өстәмә минуттан баш тартып, белгеч Тимур Кафиатуллин порцияләр ирләр һәм хатын-кызлар өчен әзерләнгән булырга тиеш, дип фаразлый. Тик чынлыкта дөрес җавап “тау” температурасының уйнавы белән бәйле була.
Нәтиҗәдә, Белозеров командасы язгы сессиядән төшеп кала. Ә татарстанлы 100 мең сумга байый.


Фикер өстәү