Газ шартлаудан зыян күрүчеләрнең бишесе хастаханәдә дәвалана

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Яшел Үзәндәге йорт шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр хастаханәгә урнаштырылган.

Хастаханәдә 5 зыян күрүче кала: 1951 елгы хатын-кызның хәле авыр дип бәяләнә, ул реанимациядә. Тагын 4 зыян күрүче: 1994, 1995 елда туган ике хатын-кыз һәм 1992, 1994 елда туган ике ир-ат уртача авырлыктагы хәлдә. Аларның тормышларына куркыныч янамый дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

 

Яшен Үзәндә газ шартлап җиде кеше зыян күргән


Фикер өстәү