Казан артисты Космонавтика көнен бәйрәм итәр өчен акча җыярга тәкъдим итә

Казан актрисасы, “Анна Каренина” шоуында катнашучы Зәлинә Насыйрова Космонавтика көнен бәйрәм итү өчен акча җыю тәкъдиме белән чыккан. Шул уңайдан ул Инстаграм сәхифәсенә мөрәҗәгать урнаштырган.

Аның сүзләре буенча, 12 апрель кешелек өчен бик мөһим көн. Ләкин бездә аны башка милли бәйрәмнәр кебек билгеләп үтү гадәте юк.
– Ни өчен Космонавтика көне онытылган бәйрәм булып калды? Ә бит кешенең космоска чыгуы – соңгы 100 ел эчендә кешелек дөньясында булган иң мөһим вакыйга, – ди актриса.
Зәлинә фикеренчә, халык бәйрәмне үз көче белән, акция ясап уздырырга тиеш. Мәсәлән, салют өчен акча җыярга һәм аны 12 апрельдә аттырырга кирәк, ди ул. Акциягә теләге булган һәр кеше катнаша ала.


Фикер өстәү