Кукмара тамак туйдырганда, Спас йокыга талган

Быел «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасына бирелгән акча күләме бермә-бер азрак. Әлеге максатларга 2020 елда 3 млрд сум акча бүленгән булса, быел 1,3 млрд сум гына өлеш чыгарганнар. Аларның 934 млн сумы – федераль, 219 миллионы – республика, 2,3 миллионы – урыннардагы казнадан.

– Узган ел белән чагыштырганда, әлеге акча бик аз күренә. Сәбәбе – Россия күләмендә барлык дәүләт программаларына да акча җитмәү. Ләкин шулай да без бер генә гаиләгә булса да ярдәм итә, яки кайдадыр нинди дә булса челтәрләр суза алабыз икән, юкка эшләмәгәнбез була, – диде журналистлар белән очрашу вакытында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов.

Узган ел әлеге программа ярдәмендә 406 гаилә тораклы булган. 6,86 км газ бүлеп бирә торган һәм 24 км суүткәргеч челтәрләре төзелгән. Авыл территорияләрен төзекләндерү буенча да 500 проект тормышка ашырылган: спорт һәм балалар мәйданчыклары, ял итү зоналары төзелгән. 406 бәхетле гаиләнең 316сы торакларын «Социаль түләүләр» кысасында алган.

Найм килешүе нигезендә торак төзү юнәлеше буенча авылда яшәүче 90 гаилә йортлы яки фатирлы булган. Бу чарада субсидияләрнең 80 проценты – бюджеттан, 1 проценты урындагы казнадан бирелә. Калган 19 процентын эш бирүче тәкъдим итә. Шул ук вакытта, авылда биш һәм ун ел эшләгән кешегә аренда торагын бик кулай бәядән сатып алу мөмкинлеге бар. Кызганыч, быел әлеге ике юнәлеш буенча 39 гаиләне генә торак белән тәэмин итеп булачак. Шул ук вакытта министр урынбасары ел дәвамында программаны өстәмә финанслау ихтималы барлыгын да әйтте.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасының иң популяры –  «Авыл ипотекасы». Аның ярдәмендә 1600 гаилә кредит алган. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырырга теләмәүчеләр быел да күп. Инде өч айда гына да 466 гаилә йорт сатып алыр яки төзер өчен акча алган.

«Авыл территорияләренең заманча күренеше» максатчан программасы мәктәпләр, клублар һәм балалар бакчалары төзүне күзаллый. Тик, җитәкче сүзләреннән аңлашылганча, аңа эләгү бер дә җиңел түгел. Узган ел мондый бәхет Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсенә генә тәтегән. Биредә чистарту корылмалары һәм канализация төзелгән. Быел исә бу чарада катнашу өчен җиңүне ике проект яулаган. Кукмара районының Манзарас авылында 140,8 млн сумга берничә төр эшләр башкарырга планлаштырыла. Монда мәдәният йортын төзекләндерергә, су челтәрләрен һәм физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзергә уйлыйлар. Икенче объект Сабада булачак. Биредә 325 млн сумга 500 урынга исәпләнгән мәктәп һәм су челтәрләре төзергә ниятлиләр.

Торак йортлар, суүткәргеч һәм газ бүлеп бирә торган челтәрләр салудан кала, программа ярдәмендә сугыш каһарманнарына һәйкәлләр төзү, юллар салу һәм төзекләндерү кебек эшләрне дә тормышка ашырырга мөмкин.   

Дөрес, программалардан актив файдаланган районнар да, ни сәбәпледер читтәрәк калганнары да бар.    

– Кукмара, Кама Тамагы, Минзәлә, Буа, Актаныш районнары программадан бик актив файдалана. Ә менә Әлмәт, Әгерҗе, Чистай, Зәй, Алабуга, Бөгелмә районнары артта бара. Спас районы, гомумән, бер чарада да катнашмаган. Быел алар активрак катнашыр дип өметләнәбез. Инициатива авылдан, районнан чыгарга тиеш, чөнки төрле җирдә проблемалар төрле була, – диде Марсель Мәхмүтов.

Җитәкче районнарның ни сәбәпле пассив булуларын төгәл генә әйтеп бирә алмады. Финанс авырлыгы белән бергә, мәгълүматларның халыкка, аерым алганда, район җитәкчеләренә барып ирешмәве дә бар, дип фаразлый ул.

– Узган ел, гомумән, финанс ягыннан авыр булды бит. Бәлки оешып җитә алмаганнардыр. Мәгълүмат барып җитмәскә дә мөмкин. Мин моны тулысынча районга гына кайтарып калдырасым килми. Димәк, без дә мәгълүматны илтеп җиткерә алмаганбыздыр, – диде Марсель Мәхмүтов.

Кукмара, мәсәлән, әлеге программа кысасында үз районы өчен 335 млн сум акча җәлеп итә алган. Шул ук вакытта артта калган районнар исемлегендә булган Бөгелмә 1,9 млн сум акча гына җәлеп иткән. Кыскасы, монда район башлыкларына уйланырга җирлек бар.    

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү