Кичә миллиардер – бүген хәерче: эре банклар нигә бөлә?

Үткән тәүлекләрдә дөнья финанс базарлары өстеннән каракош очып үтте: Көньяк Корея миллиардеры Билл Хванг идарә иткән Archegos Capital хедж-фонды җимерелеп төшү аркасында эре трансмилли банклар күп миллиардлаган югалтуларга дучар булдылар. 10 миллиард долларлык активка ия булган ул фонд Хвангның һәм аның гаилә әгъзаларының милке булып санала иде.

Фонд бер брокерның акчаны кайтарып бирү турындагы таләбен канәгатьләндерә алмады, акча юк дип, түләүдән баш тартты. Бу финансчылар телендә «дефолт» дип атала. Бер брокерның акчасыз калуы Archegos Capital белән эш итүче башка брокерларның да ашыгыч рәвештә фондтан акча таләп итүләренә китерде. Таләпләр өермә төсен алып, финансчылар телендә «маржин колл» дип атала торган халәт тудырдылар. Мондый вазгыять биржа сәүдәсендә әҗәткә акча алып сәүдә иткән очракта туа. Әҗәтне таләп итә башласалар, аны кыйммәтле кәгазьләрне ашыгыч рәвештә сатып түләргә туры килә, ягъни сәүдәгәрләр телендә берьюлы күпләп сату (распродажа) дип атала торган хәл туа. Аңлашыла инде: андый чакта бәяләрне төшереп саталар. Маржин коллар өермәсен туктату өчен, Көньяк Корея миллиардерына үз фондының барлык акцияләрен чүп бәягә сатып бетерергә туры килә. Бер тәүлектән азрак вакыт эчендә фондтан берни дә калмый. Түләнеп бетмәгән әҗәтләре генә кала.
Archegos Capitalның проблемалары үткән җомга көнне үк башланган дип әйтәләр. Өч трансмилли банк: Morgan Stanley, Goldman Sachs и Deutsche Bank көтмәгәндә берьюлы дистәләгән миллиард доллар белән бәяләнгән акцияләрне сата башлыйлар. Goldman, клиентларга чүп бәядән кыйммәтле кәгазьләр тәкъдим иткәндә, бер фондның ашыгыч рәвештә үз позицияләрен ябуы хакында әйтә. Спекулянтлар бик тиз арада ул фондның Көньяк Корея миллиардерыныкы икәнен белеп алалар. Кытай IT-гигантларының акцияләре дә күпләп сатуга куела. Өч зур халыкара банк санаулы сәгатьләр эчендә 30 миллиард долларлык кәгазьләрне сатуга чыгара, бәяләр түбәнгә оча, финанс базарлары аптырашта кала.
ViacomCBS һәм Discovery акцияләре җомга көнне 27 процентка очсызланалар, башка компанияләр 20 һәм 14 процентлык бәяләрен югалта. Биржа сәүдәсенең ни икәнен аңлаган кеше төшенә инде мондый вазгыятьнең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен. Акцияләр бит гадәттә бурычка кереп сатып алына. Спекулянт болай фикер йөртә: бүген әҗәткә акция сатып алам да, кәгазь бәясе кыйммәтләнгәч бурычны җиңел генә түлим, ди. Бүген бишкә алып, иртәгә алтыга сатсаң, кредитны кайтару авыр эш түгел бит. Соңгы елларда Үзәк банклар, бертуктаусыз акча басып өләшү сәбәпле, фонд базары гел югарыга үрләде, кичә акция сатып алучылар бүген баедылар. Әмма акцияләрнең бәясе син теләгән тизлектә үсмәсә, кредиторлар барысы берьюлы акчаны кайтарып бирүне таләп итсәләр, акцияләрне ашыгыч рәвештә сатарга туры килә. Мондый очракта бәяләр төшә һәм бурычны кайтарып биреп бетерү мөмкин түгел, чөнки алтыга алып, бишкә сата башладың. Бер кредиторга түләмәү генә дә маржин колл китереп чыгара, куркуга калган кредиторлар барысы берьюлы түләү таләп итәләр. Билл Хванг фондының башына менә шул вазгыять җитә. Барлык фондлар да нәкъ менә шулай бурычка алып сәүдә итәләр, олигархлар шул рәвешле байлык үрчетә. Бер дефолт башка дефолтлар өермәсе тудырырга мөмкин. Көньяк Корея миллиардерының бөлүе Швейцариянең иң зур икенче банкы булган Credit Suisseның һәм япон инвестбанкы Nomuraның акцияләрен түбәнгә очырды, алар миллиардлаган югалтулар кичерделәр. Зур ике банкның авыр хәле башка трансмилли банклар кәгазьләренең дә очсызлануын китереп чыгарды. 2008 елгы дөньякүләм кризисны Американың Lehman Brothers банкы бөлеп китереп чыгарган иде. Токио банкирлары хәзер дә шундый хәл тумагае дип куркалар.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү