Татарстанда җепшек кар, яңгыр һәм көчле җил көтелә

1 апрельдә Татарстанда көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк, аның тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, шулай ук яңгыр һәм җепшек кар явачак. Төнлә кайбер районнарда кыска вакытлы буран булырга мөмкин, буран вакытында күз күреме 1,2 чакрымга кадәр начарланачак.

Төнлә -3…+2 градус, көндез 4-8 градус булачак.

«Төнлә һәм иртән» юлларда урыны белән бозлавык булачак», — диелә синоптиклар хәбәрендә.


Фикер өстәү