Беренче сыйныфлар өчен «кайнар линия» эшли башлый

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларны беренче сыйныфка бирү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачкан. Сабыйларны мәктәпкә урнаштыруга бәйле сорауларны 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр шалтыратып җиткерергә мөмкин. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез: беренче сыйныфка кабул итү 1 апрельдә башланды. Гаризаны кәгазьдә, шулай ук электрон рәвештә уку йортына шәхсән алып килергә, Дәүләт хезмәтләре порталы аша юлларга, почта яки электрон почта аша җибәрергә мөмкин. 30 июньгә кадәр – мәктәп тирәсендәге йортларда, 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр мәктәптән читтә яшәүче балаларны беренче сыйныфка алачаклар. Сорауларны 8 (843) 237-75-15 һәм 8 (843) 237-75-05 телефоннары аша бирергә мөмкин.


Фикер өстәү