Быел Татарстанда 55 меңнән артыграк бала беренче сыйныфка барачак

1 сентябрьдә 55 меңнән күбрәк малай-кыз мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керәчәк. Казан мәктәпләре 20 меңләп баланы кабул итәчәк. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары – министрлыкның мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контрольлек департаменты башлыгы Рәмис Мөҗипов Объясняем. Республика Татарстан аккаунтында узган туры эфир аша шулай дип белдергән.

Быел республикада 13 яңа мәктәп төзеләчәк. Министр урынбасары сүзләренә караганда, беренче сыйныфка баручылар өчен урыннар, тулаем алганда, җитәрлек. Гәрчә кайбер мәктәпләр, сыйныфларда урыннар җитмәү сәбәпле, кабул итүдән баш тартырга мөмкин булса да. Мөҗипов киңәш иткәнчә, мондый очракта район мәгариф бүлеге яки идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Биредә баланың ата-анасына шундый ук мәктәп табып бирергә тиешләр.

Хәзерге вакытта беренче сыйныфка кабул итү өчен өч төрле ташлама гамәлдә булып килә. Беренче чиратта кабул итү (хәрби хезмәткәрләр, Тикшерү комитеты, прокуратура һәм суд хезмәткәрләре балалары өчен), чираттан тыш кабул итү (Россия территориясендә даими хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләр балалары өчен), шулай ук хәзерге вакытта абый-апалары укый торган мәктәпкә өстенлекле кабул итү. Соңгысы, балалы гаиләләргә ярдәм итү максатыннан, 2018 елда законга салынды.

Мәктәпләр беренче сыйныфка документларны кабул итә инде. Аларны өч ысул белән тапшырырга: мәктәпкә шәхсән илтеп бирергә, Россия Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки почта аша җибәрергә мөмкин.


Фикер өстәү