Татарстанда ашыгыч ярдәм табиблары бер ирне кар һәм пычрак өстеннән өстерәп барганнар (ВИДЕО)

Ир кеше сәрхүш булган, ул үзенә ярдәм итәргә килгән табибларга сүгенә һәм кул күтәрә башлаган.

Социаль челтәрләрдә табибларның бер ирне кар һәм пычрак өстеннән өстерәп барганын төшергән видео пәйда булды. Әлеге хәл Түбән Камада булган.

Хәзер бу факт буенча тикшерү башлануы турында хәбәр иттеләр Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

2 апрельдә ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтенә кар өстендә бер ирнең хәрәкәтсез ятуы турында хәбәр килеп ирешә. Килгән табиблар карда йоклап ятучының 37 яшьлек сәрхүш булуын ачыклый. Алар нашатырь спирты иснәтеп, ирне аңга китергәннәр. Ә ул исә табибларга сүгенеп, селтәнә башлаган.

Хәзер әлеге очрак буенча тикшерү эшләре бара, табиблар тарафыннан тиешле таләпләрне бозу ачыкланса, аларга карата дисциплинар чара күреләчәк.

 

 


Фикер өстәү