Хәзерге вакытта «Казан — Экспо» күргәзмәләр үзәгендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII Съезды бара. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
— Мөфтият эшчәелегенең 4 елы узып киткән. Авырлыкларга карамастан, республикабызда эш гөрли. Шул ук вакытта башкарасы эшләребез дә байтак әле. Бүген шушы матур бинада Диния нәзарәтенең эшенә йомгак ясыйбыз. Күргәзмәдә күрдек: шактый эшләр башкарылган. Күпме китап, диндәшләребезне укыту, дисеңме, — диде Президент.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов