Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары исеменнән Михаил Горшковның кайгысын уртаклашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары исеменнән, Милләтара мөнәсәбәтләрне өйрәнү үзәге җитәкчесе Леокадия Дробижеваның вафат булуы сәбәпле, Россия Фәннәр академиясе академигы, академиянең Федераль фәнни-тикшеренү социология үзәге Социология институты директоры Михаил Горшковның кайгысын уртаклашты.

“Татарстанда яшәүчеләр әлеге кайгылы хәбәрне тетрәнеп кабул итте, – диелә Социология институты коллективы исеменә юлланган телеграммада. – Танылган галим, Россия Фәннәр академиясенең Социология институты мактаулы докторы Леокадия Михайловна Россия социология фәнендә үзенчәлекле этносоциология юнәлешенә нигез салучыларның берсе булды. Ул күп еллар буе, шул исәптән Татарстан Республикасында, этникара мөнәсәбәтләр проблемалары буенча зур тикшеренүләр үткәрде. Хәтта яңа тарихның катлаулы чорларында да Татарстандагы хәлләрне һәрвакыт гадел, фәнни яктан дөрес аңлатырга ярдәм итте”.

Дәүләт Советы Рәисе талантлы җитәкче, оста фәнни оештыручы, Россия Дәүләт Думасы Милләтләр эшләр буенча комитеты каршындагы Экспертлар советы әгъзасы, Россия Федерация Советы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән берлектә эшләү советы әгъзасы Леокадия Дробижеваның һәрчак иҗтимагый һәм фәнни тормышның үзәгендә кайнаганлыгын, коллегалары арасында, җәмәгатьчелектә зур ихтирам-абруй яулаганлыгын, Ватан алдындагы казанышларының күп кенә бүләкләр һәм мактаулы исемнәр белән билгеләнүен искәрткән.

“Леокадия  Дробижеваның якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклашам. Әлеге көчле, киң күңелле, рәхим-шәфкатьле кеше, гүзәл ханым һәм чын дусның якты истәлеге үзе белән эшләгән кешеләрнең һәрбарчасы күңелендә мәңгегә сакланачак”, – диелә телеграммада.


Фикер өстәү