Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы «коронавирустан соңгы вәзгыять» турында булачак

Быел Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы «коронавирустан соңгы вәзгыять» турында булачак, дип белдерде Дәүләт Башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков.

«Юллама ничек кенә булмасын коронавирустан соңгы вәзгыять турында да булачак, кабатлам әйтәм — бу чор — тиңдәшсез», — дип белдерде Песков «Россия 1»телеканалы эфирында.

Песков сүзләренчә, Владимир Путин парламентка юлламаны үзе яза һәм аны соңгы минутларга кадәр төзәтә, яза ала.

 


Фикер өстәү