Путин мөрәҗәгатьләрне тиз арада эшкәртергә мөмкинлек бирә торган яңа системаны хуплаган

Россиядә яңа система булдырылды, ул Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына мөрәҗәгатьләрне оператив рәвештә эшкәртергә мөмкинлек тудырачак. Әлеге система ашыгыч хәбәрләр генә кабул итүдән тыш, көндәлек сораулар белән дә шөгыльләнәчәк. Бу хакта балалар омбудсмены Анна Кузнецовага сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, белгечләргә кыска өч урынлы номер буенча мөрәҗәгать итә алачак.

Ул — ашыгыч очраклар белән генә түгел, ә  көндәлек тормыштан гади сораулар белән бәйле мөрәҗәгатьләрен эшкәртергә мөмкинлек бирүче мәгълүмати система. Мәсәлән, баланы бакчага урнаштыру, якындагы сырхауханәне эзләп табу  һәм башка сораулар бирергә мөмкин булачак. Бу өч урынлы номер булыр дип фаразлана.

Бу инициатива Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән эшләнгән, әлеге проектка Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан ярдәм күрсәтелгән.


Фикер өстәү