Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә

Бүген Татарстанда элеккечә үк көчле җил саклана. Аның тизлеге 15-20 метрга җитәргә мөмкин, дип кисәттеләр Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәтендә.

«Болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшем күзәтелми», — диелә синоптиклар хәбәрендә.

Әмма көндез һәм кичке сәгатьләрдә республика территориясендә яңгыр көтелә.

Төнлә температура -2дән +3 градуска кадәр, кайбер районнарда -7 градуска кадәр фаразлана. Көндез һава 7-12 градуска, республиканың көнчыгыш өлешендә 16 градуска кадәр җылыначак.


Фикер өстәү