Владимир Путин мәктәп яшендәге балаларга 10 мең сум түләргә тәкъдим итте

Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләр бер тапкыр 10ар мең сум акча алачак. Бу хакта Федераль Җыенга юллама вакытында Владимир Путин игълан итте.

Россиялеләр әлеге акчаларны август уртасында алачак, дип планлаштырыла.
– Бу ярдәм ата-аналар балаларын мәктәпкә әзерләр өчен булышачак, – диде Президент.


Фикер өстәү