Виталий Агапов төзеткән чиркәү ачылачак

Зәй районының Сәвәләй авылында тиздән чиркәү ачылачак. Ул быелгы Тройсын бәйрәме атнасында ишекләрен ачарга тиеш.

Авыл халкы күп еллар чиркәү төзү турында хыялланып яшәде. Аларның әлеге хыялы тормышка аша: якташыбыз, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов әлеге эшкә алынды һәм аны уңышлы гына алып бара. Авыл халкы телендә Зират чишмәсе дип йөртелүче урында танылган җырчы җитәкчелегендә агач чиркәү көнләп түгел, сәгатьләп калыкты. Бу көннәрдә биредә эшнең кызган чагы. Көн саен диярлек сәвәләйлеләр чиркәү тирәсен төзекләндерүдә катнаша, әлеге максатта өмәләр дә уздырыла.


Фикер өстәү