Май бәйрәмнәрендә кунакка йөрмәскә киңәш итәләр

Роспотребнадзор озын май бәйрәмнәре алдыннан сәламәтлеккә зыян китермәслек итеп кайда һәм ничек ял итү буенча киңәшләр биргән. Киңәшләр ведомство сайтында басылып чыккан.

“Май бәйрәмнәре җитүгә, табигать кочагында ял итү, бакчада эшләү сезоны башлана. Бу вакытны сәламәтлеккә файдалы итеп уздыру өчен гади, әмма бик мөһим берничә кагыйдәне үтәргә кирәк”, – диелә хәбәрдә.

Ведомство белгечләре киңәш иткәнчә, коронавирус йоктырудан котылу өчен бәйрәм көннәрен гаиләң белән өйдә яки бакчада үткәрү хәерле. Кунакка бармау, кунак чакырмау киңәш ителә. Кунаклар килеп төшкән очракта медицина битлегеннән йөрү кирәк.

“Кунак чакыргансыз икән, битлек кияргә онытмагыз. Моннан тыш барлык иҗтимагый урыннарда, бигрәк тә социаль дистанция саклап булмый торган җирләрдә – җәмәгать транспортында, кибетләрдә битлектән йөрү мөһим,” – дип искәрткән санитар табиблар.

 


Фикер өстәү