Гөлсинә һәм Рафаэль  Кәримуллиннар: «Чәчәкләр үстерә башлагач, бөтен авырулар бетте»

Казанның Царицыно бистәсендә гомер итүче Гөлсинә һәм Рафаэль   Кәримуллиннарның бакчачылык эшләренә ныклап тотынуларына быел 40 ел булган. Икесе дә югары белемле. Рафаэль  абыйның әтисе Лаеш районы Перәү авылыныкы була, әнисе – Башкортстан якларыннан. Гөлсинә апа исә – Буа кызы.

– Минем каенанам бик уңган. Беренче Май бистәсендә яши ул. Мин аның җир эшен яратканына соклана идем. 92 яшендә булуына карамастан, әле дә гөлләр үстерә, яшелчәләр утырта. Бакчасында бер чүп тапмассың, – ди 65 яшьлек    Гөлсинә апа. – Баштарак 83 яшемә җиткәч, бакча эшеннән туктарга дигән уй белән яши идем. Әнине карап торам да, сүзләремне кире алам,  93кә кадәр казынырга риза мин.

Алдан очрашырга сүз куешсак та, мин килгәндә, үч иткәндәй, үсенте алырга килүчеләр күп иде. Әмма сөйләшүгә алар комачау итмәде. Гөлсинә апа сатып алучыларга чәчәкләр төре, помидор сортлары хакында сөйләгәндә, мин дә үземә кирәген эләктереп куям. Кешеләр белән аралашуын читтән генә күзәтәм. Шул арада Рафаэль абый килеп, минем белән әңгәмә кора. Ул да  чәчәкләрне бик ярата икән.

– Чәчәкләр үстерә башлаганчы, бик каты авырдым. Йөрәгем борчый иде. Миңа тынычлык һәм шәхси йорт кирәк булган. Казандагы өч бүлмәле фатирны бистәдәге шушы йортка алыштырдык та, монда килеп төпләндек. Сулыш алулары рәхәтләнеп китте. Чәчәкләр утырта башлагач, бөтенләй үзгәрдем. Мин авыруымны оныттым. Бөреләнеп утыручы гөлләргә карап җаныма тынычлык табам. Алар белән сөйләшәм, яратып су сибәм, – ди ул.

Ике теплицада чәчәкләрнең нинди генә төре юк.  Помидор кәлшәләре дә бар икән.  Бер алган кеше ел саен килә, ди. Шуңа да бәяне арттырмыйлар. Орлыклар кыйммәтләнсә дә, булганына шөкер итеп, былтыргы бәядән саталар.

– Иртәнге дүттә торабыз, төнге 12дә ятабыз. Чәчәкләр үстерү җанга рәхәт бирә. Ә иң сөендергәне – безгә килеп үсенте алган кешеләрнең рәхмәте. Безгә реклама да кирәкми, кешеләр “сарафан радиосы” аша ишетеп килә. Күршем алган иде, туганым алган булган, диләр. Без чәчәкләр турында күп укыйбыз. Кешеләргә бакчасына кайда нәрсә утыртасын да өйрәтеп җибәрәбез. Апрель – май айларында берьеллык чәчәкләрне алучылар күп. Күпьеллыкны сентябрьгә кадәр сатабыз. Аннары исә гыйнварга кадәр ял итеп була. Ел башыннан без тагын эштә. Орлыклар чәчә башлыйбыз. Зарланып әйтү түгел, яратып сөйләү, – ди Рафаэль абый.

Заманында бик күп авырлыклар да кичергән алар. Акчасыз калган чаклары да була. Менә шул чакта Гөлсинә апа базарга чыгып чәчәк сата. Сатып алучылардан матур сүз дә, начарын да ишетә. Югары белемле килеш сатып тора, дип тә сүз җиткерәләр. Үзе дә кыенсына. Әле ул чакларда базарда сатарга да ярамый.

– Безне интернеттан табып килүчеләр дә бар. Хәтта, районнардан да килеп алып китәләр. Әле менә Чирмешәннән килеп, бер машина  үсенте төяп киттеләр. 10 чәчәккә дип килгән кеше дә тартмасын тутырып алып китә. Чәчәк яратмаган кеше сирәк шул ул, – ди Гөлсинә апа.

Рафаэль абый бик оста итеп рәсем ясый икән. Ишегалларын, өен үзе ясаган картиналар бизи. Төрле күргәзмәләргә чакыралар, ди.

– Бу сәләтем өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт. Мин бит мәдәният институтын бетергән кеше дә әле. Мәшһүр җырчыларга уйнап йөрдем. Баянда уйныйм. Өемдә уен кораллары күп. Буш вакытым күңелсез үтми, – ди ул. – Казан Кремлендәге ашханәдә дә эшләдем.  Тормышта үкенерлек булмады. Әмма иң рәхәте – чәчәкләр арасында.

Әлеге гаилә үзенең гадилеге белән күңелгә кереп калды. Ашыкмый гына матурлык тудыра алар. Үсентеләре дә базар бәясеннән ике мәртәбә арзан тора. Иң мөһиме – ипи-чәйлек булса, шул җитә, дип шөкер итәләр.  Тормыш аларны нәфесләнмичә яшәргә өйрәткән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү