Татарстан Россиядә яшәү өчен иң яхшы төбәкләр исәбенә кергән. Республика 85 төбәк арасыннан 11 нче урынга чыккан.
Җан башына ваклап сату әйләнеше буенча иң яхшы нәтиҗәгә ирешелгән – 5,9 балл. Республикада уртача хезмәт хакы һәм 1 кв.м торак бәясе 1 балл итеп алынган. Рәсми эшләүчеләр саны ягыннан – 4,7 балл, укытучылар белән тәэмин ителү ягыннан – 5 балл, медиклар белән тәэмин ителү ягыннан 3 балл бирелгән. Әйтергә кирәк, Татарстан узган елда да шушы ук урынны алган.
Төбәкләр рейтингын РБК басмасы һәм «Илдә кредит рейтинглары» агентлыгы белгечләре төзегән. Алар халыкның тормыш сыйфатын һәм әйләнә-тирә мохитне бәяләү нигезендә төбәкләрдә тормыш сыйфатын бәяләгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat