Үгез ике кешене сөзеп үтергән, әллә котырган булганмы?

Ульяновск өлкәсендә фаҗига булган. Ярсыган үгез фермер хуҗалыгының ике эшчесенә ташланып, аларны сөзеп үтергән.

Әлеге вакытта бу хәл буенча тикшерү бара. Карап торышка үгез сау-сәламәт кебек күренгән. Чынлыкта аның авырумы, түгелме икәнлеген тикшерәләр.

Шул уңайдан без Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Елена Ильинадан хайваннарда котыру авыруы турында белештек. Аның сүзләренә караганда, ул – бик йогышлы авыру. Хайваннар да, кешеләр дә авырый. Нерв системасына бик зур зыян килә һәм, гадәттә, үлем белән тәмамлана.

Кешеләргә авыру нигездә котырган хайван тешләгән яки ярага селәгәе эләккән очракта йога. Шулай ук ул вирусны йөрткән (носитель) хайваннан да күчәргә мөмкин.

Котыру авыруы табигатьтә кыргый хайваннар – төлке, бүре, этләр аша йога ала. Йорттагы терлекләр дә авыру хайваннар белән контактка керергә мөмкин.

Котыру авыруының билгеләре төрле хайванда төрлечә чагыла ала. Песиләр кешеләргә һәм хайваннарга карата агрессивлык күрсәтә, өйдән чыгып качарга тырыша һәм 3–6 көн эчендә һәлак була. Ә менә төлкеләр, киресенчә, сакчыл булудан туктый. Кешеләргә тартыла һәм кулга ияләшергә тырыша. Этләрдә авыру билгеләре бик сизелми. Алар я кешеләрдән кача, яки, киресенчә, артык назлыга әйләнә. Тамагына ризык үтми һәм селәгәе ага башлый. Авыруның икенче стадиясендә эт агрессивка әйләнә. Ашарга яраксыз булган әйберләрне (таш, таяк) йота. Кешеләрне һәм хайваннарны тешли. Өченче стадиядә бугазы параличлана һәм үлә.

– Хайваннарда мондый билгеләр сизелгән очракта, ветеринарларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб аны карантинга җибәрә. Шуңа күрә иң яхшысы – әлеге авыруга каршы елга бер тапкыр вакцина ясату, – дип киңәш итә Елена Ильина.

Исегезгә төшерәбез – республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, әлеге вакытта районнарда һәм шәһәрләрдә язгы эпизоотиягә каршы чаралар уздырыла. Ветеринария белгечләре хуҗалыклардагы йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннарына вакцина үткәрү өчен торак пунктларга чыгалар. Әлеге хезмәт бушлай башкарыла. 2015 ел белән чагыштырганда, республикада хайваннарның котыру очракларын теркәү 8,5 тапкырга кимегән.

Зөһрә Садыйкова

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү