Авыл табибы Шәрифҗан Мәүләвиев: «Коронавирусның ахыргы нәтиҗәләрен күрә башладык»

Сарман районына баргач, бензин салу станциясенә тукталган идек. Шунда эшләүче оператор белән сөйләшеп киттек. Журналист икәнебезне әйткәч, ул Александровская авылындагы амбулаториядә эшләүче табиб белән танышуыбызны үтенде.

– Монда килгәнсез икән, Шәрифҗан Сәхипҗановичны (Мәүләвиев) күрми китмәгез, зинһар, – диде ул. – Бик абруйлы табиб, шәп кеше. Аны бу тирәдә белмәгән кеше юк. Хәтта якын-тирә районнарның үзәк хастаханә табиблары да аның янына киңәш сорап килә. Табибтан табибка йөреп хәлдән тайгач, үзем дә мөрәҗәгать иткән идем аңа. Шунда ук дөрес диагнозны әйтеп бирде. Аның ярдәме белән аякка бастым.

Без килгәндә дә Шәрифҗан Мәүләвиев эш урынында иде. 23 ел гомум практика табибы булып эшли икән инде. Аңа кадәр Казан хастаханәсендә бүлек мөдире, шуннан соң Сарманның үзәк хастаханәсендә баш табиб булып хезмәт куйган. Авыл табибына Сарман халкы гына түгел, Азнакай, Мөслим, Зәй, Тукай, Минзәлә, Актаныш, Чистай районнарыннан, Әлмәт һәм Чаллыдан да киләләр. Беркемне дә кире борып чыгарганы юк. Кәгазьдә участок табибы дип аталса да, тормышта Шәрифҗан Мәүләвиевкә невропатолог та, нарколог та, психиатр да, хирург та булырга туры килә. Шунысы гаҗәп: озак еллар медицинада эшләсә дә, халыкның яраткан табибы булса да, бер генә дәрәҗәле исеме дә юк.

– Моңа бер дә борчылмыйм. Эшемнән дә, халыктан та канәгатьмен. Дан-дәрәҗәләрне миңа халык бирде инде. Иң мөһиме – аларның миннән канәгать булуы, – дип тыныч кына әйтеп куйды табиб. – Безнең әнкәй кеше белән яхшы мөгамәләдә булды, игътибарлы иде. Без әткәйдән тугыз бала калдык. Ул бер кулсыз сугыш инвалиды иде. 37 яше тулмаган килеш үлеп китте. Әти киткәндә әнкәйгә 34 яшь иде. Балаларның иң олысы – мин. Иң кечкенәбезгә өч ай да юк. Әнкәй 92 яшькә кадәр яшәде. Ул гел: «И улым, бөтен авырлык сиңа төште», – дип әйтә иде. Үзем баш табиб булып эшләгәндә, сигез кешегә Татарстанның атказанган табибы исемен бирдердем. Үзем турында уйлаганым да булмады. Мөмкинлек бар иде югыйсә. Еллар узгач та, моңа бер дә үкенгәнем булмады.

 Шәрифҗан Мәүләвиев киңәше:

– Сәламәтлек үзебездән тора. Мин халыкка да шуны төшендерергә тырышам. Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә саф һавада җәяү йөрергә кирәк. Артык авырлык та яхшы түгел. Мин үзем гомер буе сәламәт яшәү рәвеше алып бардым, артыгын ашамадым. Чөнки тормыш шулай өйрәтте. Балачакта, яшүсмер чагында күбрәк ярымачлыкта яшәргә туры килде. Ә инде медицинага аяк баскан көннән башлап физик күнегүләрне калдырганым юк. Җәяү йөрергә яратам. Бишәр чакрым йөреп кайткан чаклар бар иде. Үземә ясалган җиде сәгать операциядән соң да аякларны хәрәкәткә китереп, сәламәтләнүгә таба адымнар ясадым. Соңгы елларда халыкның Скандинавия йөреше белән кызыксынуларына сөенеп туя алмыйм мин.

Аңардан авыл халкының саулыгы турында кызыксындык. Тәҗрибәле белгеч әйтүенчә, соңгы елларда авыл халкы арасында йөрәк-кан тамырлары һәм яман шеш авырулары арткан.

– Минем фикеремчә, моның сәбәбе – гербицидлар куллану, – ди Шәрифҗан Мәүләвиев. – Чөнки механизаторлар арасында онкология белән авыручылар бермә-бер артты. Бу 1986 елда ук күзәтелә иде. Хәзер аеруча да күп. Игенне агулап чәчәләр, үскән вакытта берничә мәртәбә гербицидлар белән эшкәртәләр. Аннан соң без шуны ашыйбыз. Йөрәк-кан тамырлары авырулары нилектән арта? Чөнки кулдан телефон төшми, элемтә каланчаларының да зыяны бар.

Александровская амбулаториясенә караган участокка алты авыл керә. Халыкның күпчелеге – өлкән яшьтәгеләр. Амбулаториядә иң мөһим процедуралар башкарыла.

– Без биредә дару биреп, витамин гына кадарга тиеш. Ләкин үзем монда эшләгәндә, халыкны җәфалап, әллә кайларга йөртмим инде мин. Авыруларны дәвалауны район хастаханәсендә баш табиб булып эшләгәндә дә ташламадым. Ул елларда балалар тудыру йортында гинеколог та булып эшләдем. Кирәк булса, травматолог та, терапевт та булырга туры килде. Дежур торганда төрле ситуацияләр булырга мөмкин иде. Бервакытта да авыруларны тегендә-монда куалап йөртмәдем. Үзем ярдәм итеп җибәрә идем, – ди ул.

– Коронавирус белән авыручылар күп  булдымы? – дип кызыксындык авыл табибыннан.

– Авыручылар күп иде, ләкин үлем-китем булмады. Шулай да менә хәзер авыруның ахыргы нәтиҗәләрен күрә башладык, – диде ул. – Күпләрдә тромб барлыкка килә. Коронавирустан соң иң куркынычы менә шул. Районда яшьләр арасында да үлем-китемнәр байтак булды. Мин үзем дә, иптәшем дә авырдык. Аңарда да кан тамырларында тромб барлыкка килде. Үземнең күземә кан савып, операция ясатырга туры килде. Аңа кадәр күз күрүеннән бер дә зарланганым юк иде. Чөнки гомер буе битне, күзләрне башта кайнар, аннан соң салкын су белән юам. Шуның файдасын бик күрәм.

 

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү