Ятлар килсә, сөт кими

Лаеш районы «Хәерби» хуҗалыгы ферма мөдире Рузалия Хафизова фикеренчә, сыерның сөте азык рационына гына бәйле дип әйтү дөреслеккә туры килеп бетми.

–  Сыер – җир йөзендә иң сизгер малларның берсе. Тәүлегенә нибары 20 минут йокы белән канәгатьләнүче бу җан иясе сукканны-какканны гына түгел,  ачуланып сүз әйткәнне дә җилене аша үткәрә. Ничә тапкыр сынаганым бар: ят кешеләр белән ферманы урап үткән көнне дә сыер сөте кими…

Ферма мөдире турында элегрәк тә ишеткәнем бар иде. Берничә ел элек, Хәербидәге яшелчә үстерү осталары турында язарга дип килүемдә: «Бездә игенчелекне 50 елдан артык агроном булып эшләүче Шамил ага тартып барса, терлекчелекне Рузалиядән башка күз алдына да китереп булмый», – дигәннәр иде. Татарстанның һәм Россиянең атказанган агрономы Шамил ага Кушминның күптән инде лаеклы ялда булуын белгәнгәдер, ферма мөдиренең дә яше  шул чамадарак дип көткән идем. Түгел икән шул.

Ферма каршына килеп туктаган «Нива» машинасыннан япь-яшь кыз  килеп чыккач та, бераз ышанмыйчарак тордым. Бер-бер артлы тезелеп киткән заманча терлекчелек комплексындагы 1200 баш мөгезле эре терлек, 44 кешелек терлекче язмышы өчен шушы кечкенә генә кыз бала  җаваплы дип һич башыма килмәс иде.

Рузалия тәүлек дәвамы маллар арасында, терлекчеләр янында. «Фермада начар булса, улым Рафисны үз яныма бозау караучы итеп чакырмаган булыр идем. Эш хакы  аена 30–35 мең сум чыга», – ди. Үзе фермада эшләүче 44 кешенең тормышында нинди генә кыенлыклар килеп чыкканда да кулыннан килгәнчә булышырга тырыша.

– Һәркемне туган көне белән котларга, бушлай театр-концертларга алып барырга да өлгерә. Терлекчеләргә җайлы эш урыннары булдыру, махсус киемнәр бирү, автомат кер юу машинасы кайтарту, эшләүчеләргә мунча хезмәте күрсәтүне оештыруда да башлап йөрүче булды ул, – ди 52 ел буе шушы хуҗалыкта бозау караучы Рәмзия апа Вафина.

Фермадагы һәр бозауның кайчан тууына кадәр хәтерли, диләр. Әлеге кеп-кечкенә җан ияләрен элегрәк 6 кеше караган булса, хәзер бер терлекче дә җитә икән. Ни өчен дигәндә, заманча техника һәм технологияләр ярдәмгә килә. Бозауларны хәзер роботлар тәрбияли, тәүлегенә 6 тапкыр ашата. Организмнарына ни кирәк – барысы белән тәэмин итеп тора.

Билгеле, әгәр көн саен, сәгать саен маллар янында булмаса, Рузалия дә 1200 терлекнең язмышын хәтердә калдыра алмас иде.

Берничә дипломы булган яшь белгеч ничек итеп үзе өчен чит булган авыл фермасына эшкә урнашкан?  Башта сыер савучы, лаборант, ясалма орлыкландыручы, тора-бара ветеринария табибы ярдәмчесе һәм зоотехник булып эшләп,  терлекчелектә барлык хезмәт баскычларын үткән?

– СССР таркалгач, Үзбәкстанда каласыбыз килмәде. Тамырлар тарткандыр инде. Әнием тумышы белән Чирмешән районы Югары Чыгтай авылыннан. Әти дә шушы яклардан. Бала чагым мал-туар арасында үтте. Татарстанга күченеп кайткач та, якты чырай күрсәтүчене табу җиңел булмады. «Хәерби» хуҗалыгы җитәкчесе Радик Вафинга рәхмәт. Безне эшле, ашлы итүче, барлык төр ярдәм күрсәтүче ул булды. Йорт төзегәндә дә бик булышты, – ди Рузалия.

Тормыш юлында шактый кыенлыклар күргәнгәдер, Рузалия башкаларга карата һәрчак гадел, ярдәмчел булырга омтыла. Хезмәттәшләре турында да олы ихтирам белән сөйли:

– Фермада эшләүчеләрнең күпчелеге Хәерби авылыннан. Әтиле-уллы, әниле-кызлы эшләүчеләр дә байтак. Терлекче Ибраһимовлар, Вафиннар, Харисовлар династиясе турында озак итеп сөйләргә була. Татарстанның атказанган терлекчесе Ринат Ибраһимов – үзе бер легенда. Өч улы терлекче булып эшли. Хәербидә медицина инструментлары җитештерү предприятиесе ачылгач, кайберәүләр анда китәр, дигән идек. Әмма авылда яшәүчеләр элек-электән мал асрарга ярата. Моның өчен гөрләп эшләп торучы хуҗалык булуы да кирәк. Хуҗалыкта эшләүчеләргә печән, фураж, башка кирәк-яраклар белән дә ярдәм итәбез.

Юрист һәм мал табибы белгечлекләре булган Рузалия Хафизова бүген дә читтән торып укый. Югары белемле икътисадчы булмакчы.

– Бер робот әллә ничә терлекчене алыштырган заманда, авылның киләчәге югары җитештерүчән технологияләр, белемле яшьләр кулында.  Шуңа да укымыйча булмый, – ди заманча ферма мөдире.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү