Бөек Ватан сугышы ветераннарына бушлай юридик ярдәм күрсәтелә

Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга һәм аларның гаиләләре әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтелә.

29 апрельдә Юстиция министрлыгы Бөек Ватаны сугышы ветераннарына, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга һәм аларның гаиләләре әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча онлайн-чара уздыра. Чара видеоэлемтә режимында 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькәчә үткәреләчәк.

Бу җәһәттән тәфсиллерәк мәгълүматларны бушлай юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча “Кайнар линия” телефоны (843)222-60-60) аша белешергә мөмкин.

 


Фикер өстәү