Казанга Үзбәкстан Премьер-министры килде

Казанга Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов килде. Казан аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

ТР Президентының матбугат хезмәт хәбәр иткәнчә, Арипов сәфәренең максаты – 29-30 апрельдә Казанда уза торган Евразия Хөкүмәтара советы чараларында катнашу.

Евразия икътисади берлеге — ул халыкара икътисади интеграция оешмасы. Аның составына Россия, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан һәм Кыргызстан керә. Молдова, Үзбәкстан һәм Куба күзәтүче дәүләтләр статусына ия.


Фикер өстәү