Хөкүмәт башлыклары Татарстанның икътисади һәм сәнәгый потенциалы белән танышты

Евразия Хөкүмәтара советы чараларында катнашу өчен Казанга килгән Премьер-министрлар бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә булды.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, кунаклар игътибарына Татарстанның икътисади һәм сәнәгый потенциалына багышланган күргәзмә тәкъдим ителде.
ТР Президенты матбугат хезмәте

Шунысын да искәртик: чара Татарстан башкаласында 29-30 апрельдә уза. Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан һәм Россия вәкилләре Евразия икътисади берлеге кысаларында интеграцияне тирәнәйтүдә актуаль бурычлар хакында фикер алыша.

 


Фикер өстәү