Гөлүсә Батталова: «Өй юучыларны әби йомырка белән сыйлый иде…»

1 Май,  Яз һәм хезмәт бәйрәме  иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Анда кемдер рәхәтләнеп ял итә, кемдер бакча һәм йорт-җирне тәртипкә китерү белән мәшгуль.  Кайбер якларда йорт саен йомырка, тәм-том җыеп,  дус-туганнар белән җыелышып бәйрәм ясыйлар. Бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсе кунаклары әлеге бәйрәм белән бәйле матур хатирәләрне яңарттык.

Гөлүсә Батталова, шагыйрә:

– Минем өчен 1 Май совет заманыннан калган бәйрәм түгел. Мин үскәндә, дөньяны танып белә башлаганда, урам йөрешләренә чыгу чоры үткән иде инде. Үземне хәтерләгәннән бирле бу көнне өй юып уздыра идек. Аннан өй юучыларны әби  йомырка белән сыйлый иде. Кечкенәдән матур, үзенә күрә күңелле бәйрәм булып күңелгә кереп калган ул. Авыл җирендә яшәгәч, хәзер дә эш белән уза. Йә шул өй юуга туры килә, йә бакчага чыгабыз. Май бәйрәмнәргә бай инде ул. 1 Майга караганда, Җиңү көнен ныграк көтәм мин. Мөһимрәк, кадерлерәк бәйрәм. Бересенә моны эшләргә, моны тәмамларга кирәк дип планлаштырсам, 9 Майны ел саен аеруча дулкынланып көтәм.


Фикер өстәү