Татарстанда көчле җил көтелә

Бүген, 2 майда, Татарстанда салкын атмосфера фронты алып килгән яңгырлы һәм көчле җилле тотрыксыз һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Көндез урыны белән яңгыр көтелә.

Көньяк-көнбатыштан көчле җил булачак, аннары ул юнәлешен төньяк-көнбатышка алмаштырачак.

Һава +11, +16 градуска кадәр җылына, дип җиткерә метеорологлар.


Фикер өстәү