Зәйдәге янган һәйкәл урынына яңасы 9 майда куелачак

9 майда Зәйдә янган «Азатлык алып килүче сугышчы” һәйкәл урынына яңасы куелачак. Бу хакта Хөкүмәт йортындагы брифинг вакытында билгеле булды. Һәйкәл барлык таләпләргә туры килгән, композит булмаган материалдан эшләнгән дип ышандыралар.

Монумент янып беткән һәйкәл урынына куелачак. Хәзерге вакытта аны транспортировкалау мәсьәләсе хәл ителә.

 

Зәй районы башлыгы: “9 майга Зәйдә яңа һәйкәл куелачак”


Фикер өстәү