Бу яшьтәге ханымнарның күбесе көннәрен телевизор алдында сериал карап, оекбаш бәйләп кенә үткәрергә тиеш кебек. Әңгәмәдәшебезгә исә мондый яшәү рәвеше ошамый. Гел хәрәкәттә булырга кирәк, ди 70 яшьлек волонтер Людмила Сәйфетдинова.
— 2012 елдан бирле волонтерлык хәрәкәтендә мин. 2013 елгы Җәйге Универсиаданы оештыру вакытында волонтерлар җыелганда кушылдым. «Мирас» стадионында ир-ат һәм хатын-кызлар футболы ярышлары вакытында волонтер идем, спортчыларны озата йөрдем, — дип сөйләде ул.
Бер генә зур чарадан да читтә калмый Людмила Сәйфетдинова. Бер дә армый да, бу эшеннән туймый да. Хәер, аны эш дип санамый да инде ул.
— Бу инде минем яшәү рәвешем. СССРның һәм Россиянең почетлы доноры да әле мин. 15 литр 800 миллилитр кан бирдем. Донорлык өчен акча алганым булмады. Турыдан-турын кан салдырганым да булды әле: ул чакта «ярдәмем генә тисен иде» дисең, башта бүтән уй юк. Кешеләргә ярдәм итүдән тәм табам. Күңелгә шуннан рәхәт булып китә. Волонтер булуым да шуңа бәйле, — ди әңгәмәдәшебез.
Казанда булган барлык спорт чараларында волонтер булган, “Җиңүнең көмеш волонтеры” исемен йөртә Людмила Сәйфетдинова.
– Сугыш ветераннары белән очрашам, алар әле мине “кызым” дип йөртә. Мөмкинлекләре чикле балалар, инвалид кешеләр өчен мастер-класслар оештырам. Пандемия вакытында чикләүләр булды, анысы. Әмма башкаларга ярдәмләшү теләген ул гына бетерә алмады. Битлекләр тектем, бушка тараттым, – дип сөйләде ул. – Әле Казанда көтеләчәк алдагы ярышларда да катнашырга исәп бар.
Чулпан Гарифуллина