Төркия локдаунны 7 майдан катгыйлаштыра

Төркия хакимияте, коронавирус белән бәйле вәзгыять аркасында, гамәлдәге локдаун шартларын катгыйландырырга карар кылган. Яңа чаралар 7 майдан үз көченә керәчәк, дип хәбәр ителә ил Эчке эшләр министрлыгы сайтында. Пандемия башланганнан бирле Төркиядә 4,9 миллионнан артык коронавирус авыруы ачыкланган, 41 мең кеше үлгән.

«7 майдан кибетләрдә, шул исәптән супермаркетларда, төп азык — төлек, гигиена чаралары, хайваннар өчен азык һәм косметик чаралар (парфюмерия һәм макияж өчен чаралардан тыш) гына сату рөхсәт ителә» — дип хәбәр итте Төркия Эчке эшләр министрлыгы.

29 апрельдән 17 майга кадәр Төркия халкы өйдә калырга тиеш.

Шәһәрләр арасында йөрү өчен рәсми рөхсәт таләп ителә, укучыларны онлайн-режимда укыту бара, җәмәгать транспортында шулай ук катгый чикләүләр кертелгән.


Фикер өстәү