Татарстанда металлолом кабул итү пунктында газ баллоны шартлаган, эшче һәлак булган

Бүген көндез Чирмешән районының Чирмешән авылында, Титов урамында металлолом кабул итү пунктында газ баллоны шартлаган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр баллонның металл савытны газ резагы белән кискән вакытта шартлавын ачыклый. Бинага ут капмаган, җимереклекләр дә юк.

Шартлау нәтиҗәсендә 45 яшьлек эшче һәлак булган, хәзерге вакытта аның шәхесе билгеләнә. Фаҗига сәбәбе ачыклана.


Фикер өстәү