Сугыш көтмәгәндә башланып китәргә һәм зур фаҗигагә әверелергә бик мөмкин..    

1 Май традицион рәвештә хезмәт ияләренең үз хокуклары өчен көрәш көне итеп билгеләп үтелә. Ул көнне демонстрацияләр һәм митинглар белән беркемне дә шаккатыра алмыйсың. Вәләкин быелгы май сәяси һаваның кайнарлыгы, яшен болытларының муллыгы һәм тыгызлыгы белән рекордлар куйды. Дөньяның бар почмакларында да киеренкелек көннән-көн көчәя. Үткән атнада корбаннарга китергән конфликтларны санап чыгу өчен генә дә байтак урын кирәк булыр иде. Кыргыз – таҗик чигендәге кайнар бәрелеш корбанлы булды һәм аздан гына масштаблы сугышка әйләнеп китми калды. Кайчандыр бер түбә астында яшәгән тугандаш халыкларның җир һәм су өчен үзара бугазлашуы тынычлык дигән бәллүр касәне учта бик саклап тотарга кирәклеген тагын бер кат искәртә. Сугыш көтмәгәндә башланып китәргә һәм зур фаҗигагә әверелергә бик мөмкин.

Без бәйрәм дип санаган 1 Май халыкларның инде теңкәсе бик төкәнгәнен, үз хокуклары өчен көрәшкә ыргылып торуларын раслады. Франциядә «сары жилет»лар тагын полиция белән бәрелеште. Берлинда халык урамнарга сыймады. Немецлар капитализмга каршы лозунгларны бик югары күтәрделәр. «Салымнар салырга, милектән мәхрүм итәргә, яңадан бүлешергә» дигән шигарь байрак булып җилфердәде. Аңлашыла инде: халык олигархик капиталны авызлыклауны таләп итә. Көннең икенче яртысында 10 мең велосипедчыдан торган колонна, 4 чакрымга сузылып, антикапиталистик акция кысасында шәһәр буйлап узды. Берлин полициясе быелгы демонстрацияләрнең башка еллардагыга караганда кайнар һәм хислерәк булуын билгеләп үтте. Әмма башка илләрдәгедән аермалы буларак, Германиядә полиция белән гыйсъянчыларның үзара бәрелеше булмады.

Колумбиядә салым реформасы игълан ителгән иде. Халык үзгәрешләрне бер дә яратмады. Урамнарга чыкты. Көрәш канлы бәрелешләргә һәм фаҗигале үлемнәргә китерде. 5 көн эчендә полиция тарафыннан 21 кеше үтерелде, диделәр. 2 май көнне ил Президенты Иван Дуке тәртәләрне кирегә бору турында игълан итәргә мәҗбүр булды. Дуке салымнарны арттыру кирәк дип саный, чөнки финанс тотрыксызлыгы соңгы чиккә китереп терәде дип аклана. Әмма реформага халык кына түгел, депутатлар да нык каршы чыкты. Әле өченче майда да илдә ату тавышлары ишетелә дигән хәбәрләр бар иде.

Мьянмада исә хәрби түнтәрелеш нәтиҗәсендә гражданнар сугышы кабынып ята. Качин штатында Качин Бәйсезлек Армиясе дип аталган гыйсъянчылар төркеме хәрби вертолетны бәреп төшерде. Экипажның язмышы мәгълүм түгел.

Әфганстаннан НАТО гаскәрләренең качуын тизләттеләр. Рәсми Вашингтон июль башына ук илдән тулысынча табан ялтыратырга җыенуын игълан итте. Әлегә коалиция гаскәрләре башбирмәс илдә торуга карамастан талибан (Россиядә тыелган террорчы оешма) Әфганстан куркынычсызлык көчләренең Газни һәм Забул провинцияләрендәге ике хәрби базасын һөҗүм итеп кулга төшерде.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

Фото:  YouTube


Фикер өстәү