Роспотребнадзор коронавирустан прививканың ни өчен ике тапкыр ясалуын аңлаткан

Коронавирустан вакцинаны ике тапкыр кертү ныграк иммунитет барлыкка китерү өчен кирәк. Юкса беренче дозасының нәтиҗәсе юкка чыгачак. “Роспотребнадзор”ның Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Александр Горелов шулай дип белдергән.

“Беренче дозадан соң антитәнчекләр пәйда була башлый – фәнчә әйтсәк, гумораль иммунитет барлыкка килә. Әмма ул озакка бармый – ике-өч айга гына җитә. Шуңа күрә вакцинаның икенче дозасын кертергә кирәк. Монысы инде озакка сузыла торган иммунитет (Т-күзәнәкле иммунитет дип атала), ягъни хәтер күзәнәкләре барлыкка китерә. Нәкъ менә шулар организмны инфекциядән  саклый торган бик шәп “калкан” белән тәэмин итә дә инде”, – дип аңлаткан галим РИА Новости хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, ике доза арасы 30-45 көн тәшкил итәргә тиеш. Әмма пандемия хөкем сөргән бер мәлдә бик зур срок бу. Тулы кыйммәтле иммунитетның ничек тә тизрәк булдырылуы мөһим. Шуңа күрә ике доза арасы 21 көнгә калдырылды, дип аңлаткан Горелов.

“Вакцинаның икенче дозасынан баш тартучылар, беренче дозаны кертүнең мәгънәсен юкка чыгарып, сәламәтлекләрен куркыныч астына куялар. Бер-ике айдан соң организм янә инфекциягә бирешүчәнгә әйләнә чөнки. Шуңа күрә коронавируска каршы вакцинаның ике дозасын да алу – чиктән тыш мөһим”, – дип басым ясап әйткән белгеч.


Фикер өстәү