Диабет, гипертония һәм депрессияне матур язу белән дәвалап була

Күп кенә эре япон фирмалары төшке ашка бирелгән тәнәфес вакытында хезмәткәрләрне ярты сәгать матур язу белән шөгыльләндерү өчен укытучылар чакырталар. Шактый кыйммәткә төшүче бу эшне компания җитәкчеләре сәламәтлекне яхшырта һәм белгечләрнең иҗади потенциалын үстерә дип саныйлар. Японнарның инновацияләр өлкәсендә алга китүләре, креатив булулары һәркемгә мәгълүм бит инде.

Матур язуның әһәмиятен кытай белгечләре дә раслый. Пекинның график коммуникацияләр институты доценты  Юань Пу үзенең «Каллиграфия һәм сәламәтлек» дигән язмасында матур язу күнегүләренең баш миен активлаштырып кына калмавын, ә гомер озынлыгына да тәэсир итүен сөйли. Без кул белән башкара торган эшләр арасында язу — иң катлаулысы. Каләм тотканда бармакларның, учның, беләзекнең торышы, аларның каләм белән бергә хәрәкәте кул мускулларын һәм нервларын гына эшләтеп калмый, ә җилкәгә, хәтта аякларга да йогынты ясый. Кулдан язу физик һәм психик сәламәтлекне яхшырта, баш миенең эшчәнлеген стимуллаштыра, сулышыны яхшырта.

Каллиграфия баш минең уң як өлешен сызыкларның дөреслеген, симметриялелекне, ритмны һәм темпны тоярга мәҗбүр итә, игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне, күзаллауны үстерә. Каллиграфияне өйрәнгән студентлар мәгълүматны тизрәк һәм яхшырак хәтерләп калалар. Барлык кытай каллиграфлары да 90 -110 яшькә кадәр яшиләр.

Икенче бер кытай белгече, професор Као каллиграфия ярдәмендә дәвалап булмый торган чир юк дип саный. Матур язу белән шөгыльләнгәндә кеше тынычана, аның сулышы тигезләнә, пульсы акрыная, кан басымы түбәнәя, мускул киеренкелеге йомшара. Пространствода ориентлашу җиңеләя.

Клиник тикшеренүләр аутизм белән интегүчеләргә, игътибар җитмәү һәм гиперактивлык белән чирләүчеләргә матур язуның уңай йогынтысын раслыйлар. Каллиграфия Альцгеймер авыруы вакытында да булыша, диабетны, гипертонияне дәвалаганда ярдәм итә, депрессия һәм неврозлардан азапланучыларның хәлен яхшырта. Кыскасы, уңышка ирешәм һәм сәламәт яшим дисәң, матур язу күнегүләре белән даими шөгыльлән.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

Фото: hobby-blog.ru

 

 

 


Фикер өстәү