Йоклар алдыннан һәр мөселман башкарырга тиешле 7 ГАМӘЛ

Йоклар алдыннан:

тәһарәт алырга,

«Аятел-Көрси» укырга, өч тапкыр учларга «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен укып өрергә, куллар белән тәнне сыпырырга,

бу көндә кылган хаталар, гөнаһлар өчен ярлыкау сорарга,

дога кылырга: «Бисмикә-әллаһүммә әмүтү вә әхъйә» («Аллаһы исеме белән үләм һәм тереләмен»),

бар мөселманнар өчен хәерле дога кылып куярга,

зикерләр әйтергә,

уң якка ятарга кирәк.

“Дин вә мәгыйшәт”

Фото: islam-today.ru


Фикер өстәү