Татарстанда 35 яшьлек лицей директоры вафат булган

Түбән Каманың 24 нче лицее директоры Руслан Садыйков вафат булган.

35 яшьлек директор берничә тапкыр инсульт кичергән булган. Бу турыда лицейның инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

Руслан Садыйков әлеге лицейда белем алган. 2018 елда директор итеп билгеләнгән.

Аны бүген, 11 майда, Балтач районының Пүскән авылында җирлиләр.


Фикер өстәү