Казан мәктәбендә фаҗига булу сәбәпле, барлык уку йортларында иминлек чараларын көчәйтелде

Казан мэриясе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, мәктәптәге атыштан соң шәһәрнең барлык уку йортларында иминлек чаралары көчәйтелгән.

Моңа кадәр гадәттән тыш хезмәтләр хәбәр иткәнчә, балаларны мәктәптән эвакуацияләгәннәр. 6 укучы һәм бер укытучының һәлак булуы турында мәгълүматлар бар.

“Казанның барлык уку йортларына керү-чыгулар чикләнелгән – бу хакта тиешле күрсәтмә бирелде”, – дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.


Фикер өстәү