Мәгърифәт министры балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә иминлекнең көчәйтелүе турында белдергән

Кравцов “Рябинка” балалар бакчасы тәрбиячесенең гамәлен, бик зур фидакарьлек, дип бәяләгән.

Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов Ульяновск өлкәсендә балалар бакчасындагы атыштан соң илнең уку йортларында иминлекнең көчәйтелүе турында белдергән. Бу хакта ТАСС яза.
– Мәктәпләр һәм балалар бакчаларының иминлеге көчәйтелде. Мин кичәге очрактан соң тиешле бурычлар йөкләдем, – дигән ул.

Кравцов шулай ук “Рябинка” тәрбиячесе гамәлен, бик зур фидакарьлек, дип бәяләгән. Тәрбияченең, үз гәүдәсе белән каплап, балаларны һөҗүмнән саклап калуын, шунда атып үтерелүен искә төшерик.
Министр һәлак булганнарның гаиләләренең авыр кайгысын уртаклашып, вакытыннан алда нәтиҗә ясарга ярамавын, тиешле бәяләмәне тикшерү органнарыннан көтәргә кирәклеген искәрткән.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү комитеты “Рябинка” балалар бакчасы территориясендә кешеләрне үтерү буенча җинаять эше кузгаткан. Атышта ике сабый һәм тәрбияче һәлак булган.


Фикер өстәү