Казандагы атышта зыян күргән укытучы Диләрә Галиуллинаның ире: «Начар сүзләр белән йөрәкне яраламагыз» 

175 мәктәптә дүрт ел буе татар теле һәм әдәбияты укыткан Диләрә ханым 8 А сыйныфы җитәкчесе була. Фаҗига көнне ул үз сыйныфына татар теле укыта. Хезмәттәшләре сүзләренә караганда, ул Илназ Галәвиевны күргәч, аны сыйныфка кертмәскә тырыша. Гөл чүлмәге белән аңа атарга омтыла. Тик вәхши егетне бу гына туктатмый. Ул Диләрәгә ике тапкыр ата.

– Гимназиягә һөҗүм итүләрен кызым хәбәр итте. Әни телефонын алмый, ди. Мин эштән кайтып йөгердем. Гимназиягә килгәч, хатынымны эзли башладым. Кемнән генә сорамадым, беркем бер нәрсә әйтми. Аптырагач, “Ашыгыч ярдәм”дә эшләү танышыма шалтыраттым. Ул исә хатынымны табарга булышты, – дип сөйли ире Азат.

Диләрә 1997 елдан бирле балалар укыта. Башта Казанның Вахитов районында урнашкан 98 гимназиядә белем бирә. Соңрак монда күчә.

– 180 нче гимназия ачылгач, без улыбызны өй янына күчердек. Хатыныма да «Күчәсеңме әллә?» дип әйтеп карадым. Тик ул укучыларымны яратам, алар бик әйбәт, ташлап китә алмыйм, – диде. – Диләрәнең ике кулына да аткан ул. Бик зур зыян килгән. Аеруча уң кулының бер сөяге юк, беләкләре тетелеп беткән. Казанда операция ясадылар. Кулларында – “Илизаров” аппараты. Мәскәүгә алып киткәнче, безне хатыным янына реанимациягә керттеләр. Балаларны сорады. Сыйныфында җиде бала үлгәнен белә. Әмма кемнәр икәнен әйтмәдек.

Диләрә Галиуллина – Саба районының Олы Кибәче авылы кызы. Ире Азат Теләченеке. Кызларына -17, улларына – 12 яшь. Диләргә 22 майда 43 яше тулачак.

–  Диләрә кебек ипле, җайлы кеше юк ул. Беркайчан да авыр сүз әйтмәде, кешегә каты бәрелмәде. Бик гадел кеше. Телевизорда ярдәм сораган язу чыкса, шундук акча күчерер иде. Миннән хәер булсын дип кенә әйтте. Кешеләрне кызгана иде. Хатынымның әтисе дә, әнисе дә вафат инде. Минекеләр елый да елый. Диләрә өчен борчылалар. Алла бирса, дәваланып исән-сау кайтыр дип көтәбез. Билгеле, күп операцияләр кирәк булачак. Табиблар кулындагы сөяге урынына пластик куярбыз диде, – дип сөйли Азат. – Социаль челтәрләрдә әллә ниләр язалар хәзер. Хатынымны да сүгәләр. Имеш, сыйныф җитәкчесе нәрсә караган? Вәхши килеп керер дип кем белгән соң? Начар сүзләр белән йөрәкне яраламагыз! Хатыныма җиңел дисезме? Сызланулар, әрнүләр өстенә, ул сыйныфтагы балларның үлемен авыр кичерә. Зинһар, начарлык эзләмәгез. Бик авыр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


6 фикер

  1. Сон,жаныкаем,Дилэрэ ни очен класс ишеген биклэмэгэн икэн.Гол чулмэге каршы тору коралы тугел бит.Ходай шушы класста улгэн балаларнын эт-энилэренэ туземлек бир.Алар юатырлык,кеше сузен укырлык,тынларлык хпьэттэ тугел.

  2. Анлашылмый,дорес жавап бируче юк.Ни очен 8а классынын ишеге ачык булган.Ни очен япмаганнар.

  3. Хэерле кичлэр! Исэн сау тазарсын инде ходаем. Туганнарына сабырлык телэп калам.

  4. Сау сэламэт терелеп чыгарга язсын барыбызгада авыр хэл булды Дилэрэгэ саулык телик гаилэлэренэ туземлек бирсен

Фикер өстәү