Атыш оештырган егет төркемдәшен сектага керергә чакырган булган

Атыш оештырган 19 яшьлек Илназ Галәвиев үзенең төркемдәшенә сектага керергә тәкъдим иткән булган. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

Төркем старостасы Роберт Сибгатуллин сүзләренчә, ул вакытта төркемдәше аның сүзләрен шаярту дип кабул иткән һәм аларга әллә ни әһәмият бирмәгән.

«Ул чагында мин чыннан да ул шаярта дип уйлаган идем. Ул миңа, үзенең иблис булуын сөйләде. Ләкин мин аның сүзләрен җитди кабул итмәдем. Нинди секта булуын да сорамадым», — дип сөйләде төркемдәше.

Староста сөйләгәнчә, калган балалар Галәвиевның секта турында сөйләгәнен ишетмәгән. Башка студентлардан ул берни белән дә аерылмаган, төркемдәшләре белән якын мөнәсәбәтләрдә булмаган. Подробнее:


Атыш оештырган егет төркемдәшен сектага керергә чакырган булган” язмасына фикерләр

  1. Беркем шаһит булмаган хәбәрләр заказной булырга мөмкин. Шуңа күрә имеш-мимешләрне рәсми хәбәр итеп язу беничек тә үзен акламый.

Фикер өстәү