50 яшьтән өлкәнрәкләр арасында ВИЧ ешрак ачыклана башлаган

Узган елда Татарстанда, тәүге тапкыр буларак, яңа туган сабыйларда ВИЧ-инфекция ачыкланмаган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының әлеге чирдән дәвалау мәсьәләләре буенча штаттан тыш баш белгече Фирая Нәгыймова белдерде.

«Беренче тапкыр әйбәт күрсәткечкә ирештек. 2020 елда ВИЧ-инфекцияле бер генә бала да тумады», – диде ул. Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, 50 яшьтән өлкәнрәкләр арасында ВИЧ ешрак ачыклана башлаган. Соңгы елда бу яшь төркемендә чир белән йогышлану 30 процентка арткан. Татарстан СПИД-үзәгендә барлыгы 15 мең кеше исәптә тора икән. Әмма Фирая Нәгыймова әйтүенчә, бу күрсәткеч тулаем Россиядәге белән чагыштырганда ике тапкыр кимрәк. Инфекция башлыча җенси юл белән йога.

Сүз уңаеннан, Казанда теләгендә булган барча кеше СПИДка бушлай тест бирә ала. 16 майда – Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көнендә, Казанның Бауман урамында  чирне ачыклау йөзеннән тест алачаклар.


Фикер өстәү