Казанда табиблар ике трамвай бәрелешендә зыян күргән ир-атның аягын ампутацияләргә мәҗбүр була. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
Элегрәк агентлык аякны саклап калу операциясе берничә сәгать дәвам итеп, уңышлы узганлыгын хәбәр иткән иде.
«Кызганыч, хәл үзгәрде. Абсцесс башланды», -дигәннәр клиникада.
Хастаханәнең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, ир-атның аягы ныгып китмәгән.
Исегезгә төшерәбез, кичә Себер трактында Казанда ике трамвай бәрелеште. Моның сәбәбе — аларның берсе дистанцияне сакламаган. Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән — ике трамвай йөртүче һәм ике кондуктор. 50 яшьлек ир-ат бик авыр җәрәхәт алган – аның аягы өзелеп чыга язган.