“Яшел фитнес” проектының җиденче сезоны башлана

Паркларда – йога, ишегалдында – бушлай күнекмәләр. 22 майда Казанда “Яшел фитнес” проекты башлана. Тантаналы ачылыш Горький исемендәге паркта узачак.

Проект җитәкчесе Мурат Димитров әйтүенчә, “Яшел фитнес” башкалада 2015 елдан бирле тормышка ашырылып килә. Шушы вакыт эчендә 5 меңнән артык спорт чарасы оештырылган, аларда 500 меңләп кеше катнашкан. Бүген проект бөтен ил буенча популярлаша бара. Сәламәт яшәү рәвешен сөючеләр өчен массакүләм чаралар илнең 43 төбәгендә уза.

Ел саен “Яшел фитнес” проекты чараларны кызыклырак итәргә тырыша. Бу юлы да үзенчәлекләр өстәгәннәр.

– Быел да күнегүләр өч төрле форматта узачак: сәгатьлек күнекмәләр, “йолдызлар” белән күнекмәләр һәм зур фестивальләр. Безгә кушылырга теләүчеләр zelfi.ru сайтына теркәлә ала, анда күнегүләрнең вакыты куелып бара, — диде Мурат Димитров.

Аның сүзләренчә, һәр катнашучы чараларга килгән өчен билгеле бер баллар җыячак. Күнегүләр беткәч, катнашучылар бәяләмәләр язарга, тренерлар өчен рәхмәт йөзеннән акча калдырырга мөмкин икән. Начар һава торышы булган очракта, алдан ук күнегүләр күчерелүе йә уздырылмавы турында хәбәр итәчәкләр.

Быел җәй буена республикада 600ләп спорт чарасын үткәрергә ниятлиләр. Җыелу урыны итеп Казанның 10 паркы һәм скверын сайлаганнар.

“Парклар һәм скверлар дирекциясе” җитәкчесе Роберт Гарипов аңлатканча, күнекмәләр йога, медитация, сулыш практикасы, йөгерү, аэробика, паркур, сальса һәм башка юнәлешләр буенча узачак. “Сәламәтлеге ягыннан чикле балалар белән дә эшләячәкләр. Күнекмәләр уздыруны 17 майда башлап җибәрделәр. Җәйге сезон ачылышын 22 майга билгеләдек”, — дип сөйләде ул.

Быелдан “Яшел фитнес” ишегалларына килә. Оештыручылар республиканың 10 шәһәрендәге 30 ишегалдында спорт дәресләре оештырырга җыена. Теләүчеләр проект җитәкчеләренә яза ала. Фитнес-тренерлар күнегүләрне ачык һавада уздырачак. Катнашучылар саны иң кимендә 30га тулырга тиеш.

Чулпан Гарифуллина

Фото: kzn.ru


Фикер өстәү