Онколог үзеңдә нинди билгеләр сизүгә кичекмәстән табибка күренергә кирәклеген аңлатты

Сәбәпсезгә ябыга башлау, ниндидер шешләр барлыкка килү, миңнәрдә үзгәрешләр пәйда булу тиз арада табибка күренү өчен бик җитди сәбәпләр булып тора.

Мәскәү Сәламәтлек саклау департаменты баш онкологы Игорь Хатьков РИА Новости хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

“Ниндидер билгеләр, аз гына уңайсызлык сизүгә үк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хәлсезлек, тизәктә лайла яки кан эзләре булу, хатын-кызлар күкрәгеннән канлы, лайлалы сүл килү, миңнәрдәге үзгәрешләр озакка сузмыйча гына белгечкә күренү сәбәбенә әйләнергә тиеш”, – дигән Хатьков.


Фикер өстәү