Россиядә тагын бер тыю кертергә җыеналар

Тыюны тәкъдим итүчеләр җинаятьчеләр турында шәхси мәгълүматларның сер булып калуын тели.
Заманча сәясәт проблемаларын тикшерү институты директоры Антон Орлов Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенкога хат юллаган.

Психолог Казан гимназиясендәге атыштан соң кешеләрне күпләп үтерүчеләр турындагы мәгълүматларны халыкка бик чамалап кына бирергә тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, рәсми массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр җинаятьченең шәхесе турында күп мәгълүматлар таратып, аны популярлаштырган, таныткан. Ә җинаятьчегә шул гына кирәк тә.

Шуңа күрә ул законга “мәгълүмати оныту” терминын кертүнең, тәгаенләп әйтсәк, массакүләм мәгълүмат чараларына җинаятьченең исем-фамилиясен искә алуны, җинаятьче сурәтләнгән фото һәм видеоматериаллар таратуны тыюның максатка ярашлы булу-булмавын бәяләүне сораган.
Орлов социаль челтәрләргә җинаятьче турында мәгълүматларга, шулай ук җинаятьченең җинаять кылганчы интернетта урнаштырылган материалларына тиз генә “йозак” элү бурычын йөкләргә тәкъдим иткән.


Фикер өстәү