Фидания Лерон: Шул көнне төшкән фотом да бар, анда мин моңсу

Тиздән мәктәпләрдә соңгы дәрес узар, укучылар соңгы тапкыр вальс әйләнер, ап-ак алъяпкычлар да соңгы тапкыр киелеп, иң өске киштәгә алынып куелыр.  Майның соңгы көннәре чыгарылыш сыйныф укучылары өчен әнә шулар белән истәлекле. Бүгенге сәхифәбез кунаклары да әнә шул саф, матур хатирәләре турында сөйләде.

Фидания Лерон, укытучы, Ләбиб Лерон хатыны:

– Без яшь чакларда дип башлыйм әле. «Соңгы кыңгырау»ны дулкынланып көтәсең инде. Без дә, Кукмара районы Үрәсбаш урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары (11 нче сыйныф юк иде), үзебезчә тырышып әзерләндек. Һәр елны кабатлана торган «Соңгы кыңгырау» бәйрәме сценарий буенча барды. Көн кояшлы, матур булып истә калган. Ул вакытта вальс әйләнү дә юк иде әле. Хәзерге чор белән чагыштырганда, бик тыйнак узды. Акча җыю да юк иде ул вакытта. Укытучыларга шомырт, сирень чәчәкләре бүләк иттек. Шул көнне төшкән фотом да бар, анда мин моңсу. «Соңгы кыңгырау» шатлыклы да, моңсу да көн бит ул…

 


Фикер өстәү