Бөҗәкләрдән ничек котылырга?

Агач-куакларны сарып алалар, йорт тирәсендә исә бер дә көтмәгән җирдән килеп чыгалар. Бакчадагы һәм өйдәге бөҗәкләрдән ничек котылырга?

Бакчада

Җимеш агачларын, бөҗәкләр, кортлар басмасын өчен, тәҗрибәле бакчачылар аларны эшкәртергә киңәш итә. Моның өчен төрле эремәләр кулланырга мөмкин.

  1. 10 л суга 2 аш кашыгы дегет, 1/3 сабын кирәк булыр. Әзер эремәне агач-куаклар чәчәккә күмелгәч һәм чәчәк атып бетергәч кулланалар. 5 л суга 1 чәй кашыгы дегет салып, эремә ясап, аны агачка элеп кую да үз нәтиҗәсен бирер.
  2. Боҗралы ефәк күбәләге дигән бакча афәте белән дә очрашырга туры килүе бар. Ул куаклар өчен бик зарарлы корткыч санала. Чия, слива кебек җимешләрдә пәрәвезле оя ясап калдыра. Ботакларны чолгап алалар да, яшь бөреләрне, яфракларны ашыйлар. Июль аенда бу корткыч тулысынча күбәләк булып формалаша. Бу корткычтан котылу өчен шулай ук эремә ясап, агач-куакларга сибеп чыгарга киңәш ителә. Эремә болайрак ясала: 10 л суга 4 кашык ылыслы концентрат салып, куакларга сибеп чыгыгыз.
  3. Алма чәчәкашары (яблоневый цветоед) дигән бөҗәк тә – бакчачыларның үзәгенә үтә торган кортларның берсе. «Искра», «Карбофос», «Двойной Эффект» дигән дарулар кулланырга киңәш ителә.
  4. Сарымсак төнәтмәсе талпан, күбәләк корты, гөблә кебек кортлардан саклый. Төнәтмәне болайрак ясыйлар: 200–250 г сарымсакны угычтан уалар (йә иттарткычтан чыгаралар), 100–120 мл чиста су кушып, 2–3 көнгә караңгы урынга куялар. Төнәтмә әзер булгач, су кушып, куакларга сиптерәләр. 100 мл суга 1 л төнәтмә туры килә.
  5. Әкәм-төкәмне дә күпләр «кунак итәргә» теләми. Алардан котылу өчен, куак-агач төпләрен, гомумән, түтәл тирәләренә дә гәрчич порошогы сибәргә була.
  6. Тузганак чәчәгеннән төнәтмә әзерләп калсагыз була. Аны да корткычлардан саклану өчен файдаланалар. 2–2,5 кг тузганак яфрагын су белән кушып, караңгы урынга куеп торыгыз. Аннары шуның өстенә кырып кер сабыны өстәгез. Шушы төнәтмәне үсемлекләргә сиптерегез. Гөблә, талпаннардан котылу өчен шәп чара бу. Гомумән, профилактик чара буларак та химикатларга бер дигән алмаш.
  7. Аючикерткә дигән бөҗәктән йомырка кабыклары саклый. Аларны порошок хәленә килгәнче төяргә, үсемлек мае кушарга. Шушы массаны куак-агач тирәләрен казыганда, көпшәкләндергәндә туфракка кертергә кирәк.
  8. Әгәр дә бөреләр уянганчы химикатлар сиптерү чарасы күрелмәгән булса, май аенда чәчәккә йомарлану чорында бакчадагы куак-агачларны химик эшкәртү мәслихәт. Бу фазада корткычларга каршы фосфорлы органик препаратлар кулланалар. Әйтик, 10 л суга 30 г карбофос салып, сиптерәләр. Бу көннәрдә агачлардагы ефәк корты һәм алтынкорсак күбәләк кортын да юкка чыгару кирәк. Иртән алар ботак төбенә җыела. Шул вакытта пумала ярдәмендә сыпырып төшерү ягын кайгыртыгыз. Бөре талпанын бетерү өчен коллоид күкерт (10 л суга 100 г) һәм шуңа 20 г карбофос кушып, сиптерәләр.

Өйдә

Чиста-пөхтә тотсаң да, кайчагында өй эчендә дә бөҗәкләр очрарга мөмкин. Бигрәк тә вак чебен үзәккә үтә. Каян килеп чыккан дип, баш ватып утырырга вакыт юк, инде чарасын күрү кирәк! Моның берничә ысулы бар.

  1. Капкын-банка. 3 л банка алып, шуның эченә бозыла башлаган алма, банан яисә башка төрле җиләк-җимеш саласы. Өстенә азык-төлек пленкасы белән каплап куясы. Берничә тишем ясыйсы. Тишекләр артык зур булмасын! Вак чебен, черки шунда кереп тулачак.
  2. Кырыгаяк (мокрица) үзәккә үттеме? Аннан котылу өчен кальцийлаштырылган сода, төелгән кызыл борыч һәм коры тәмәке кушылмасын бергә бутап, су өстәп, бөҗәкләр оялаган урыннарга сиптереп чыгалар. Гадәти тоз да ярдәм итә. Аны өйдәге почмакларга аз-азлап салып чыгу да җитә.
  3. Чакырылмаган кунаклардан котылу өчен махсус шарчыклар булыша. Аларны шкафларга куеп чыгу да җитә. Бөҗәкләр үзләре шул шарчыкларга киләчәк. Алар болайрак ясала. Тары ярмасын, шикәр пудрасын, натрий тетраборатын бер күләмдә кушып, шарчыклар әвәлиләр. Астына кәгазь җәеп, шарчыкны шкафка урнаштыралар. Янына коры чүпрә салу да кортларны тизрәк капкынга төшерәчәк.

Фикер өстәү