Татарстанда ковидның 31 яңа очрагы теркәлгән. Берсе — читтән кертелгән, 30ы — элемтә юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«14 кеше хастаханәгә салынган, 17 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.
Казанда, Лениногорск районындагы кебек үк, 7 кеше чир йоктырган, Чаллыда — 5, Түбән Кама районында 2 очрак теркәлгән.
Азнакай, Әлки, Бөгелмә, Югары Ослан, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә һәм Мөслим районнарында берәр очрак билгеле.
22 майга Татарстанда covid-19 инфекциясенең 21201очрагы теркәлгән. 18 170 кеше, шул исәптән узган тәүлектә 74е, терелгән. Республикада барлыгы 321 574 кеше вакцинацияләнгән, шуларның 225 368е икенче прививка алган.