“Бернәрсәсез калдык”

Чаллыдан ерак түгел Олы Шилнә авылында янгын чыккан. Ир белән хатын, аларның үсмер кызлары бернәрсәсез урамда кала. Өстәвенә, Юлия авырлы, тиздән уллары туарга тиеш.

– Әле ярый үзләре исән калган. Янгын зур тизлектә таралган. Йорт бер мәлдә янып беткән. Сеңлемнең өе иде ул. Тиздән аның бәби табар вакыты җитә. Гаиләбез тулылана дип йөргәндә, нинди зур хәсрәт килде, – ди апасы Татьяна Идрисова. – Өсләрендә нәрсә кигән шуның белән урамга чыгып котылганнар. Җизни 52 үлчәм киемнәр кия. Сеңлем элек 46 үлчәм кисә, әлегә авырлы булгач 52 үлчәмгә күчкән иде. Кызларының буе 152 сантиметр, аяк үлчәме 37-38. Зинһар, кем ничек булдыра ала, ярдәм итсәгез иде.

Юлия Гончаренконың 89372918437 телефон номеры аша акча күчереп була. Ул банк карталарына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү